Казакларская сельская библиотека - филиал № 10

"Дару үләннәре һәм безнең сәламәтлегебез"

Казаклар авылы китапханәчесе “Хыялый балачак” берләшмәсе кысаларында "Дару үләннәре һәм безнең сәламәтлегебез" дип исемләнгән экологик сәгать үткәрде. Әлеге чараның максаты - балаларның үләннәргә карата кызыксынуын арттыру, дару үсемлекләренең әhәмияте турында белемнәрен тирәнәйтү, экологик культура тәрбияләү иде.

Чара барышында балалар дару үләннәре белән танышты, аларны ничек дөрес файдаланырга, җыярга кирәклеге турында мәгълүмат алды. Мәсәлән, "Яшел һәм кызыл докторлар тукталышы"нда дару үләннәре белән танышсалар, "Бу үсемекләрне беләсезме?" дигән конкурста табышмаклар, башваткычлар чиштеләр. Әлеге очрашуда балалар үзләренә күп файдалы мәгълүмат туплап, канәгать булып таралыштылар.