Казакларская сельская библиотека - филиал № 10

"Закон һәм тәртип"

13 июль көнне Казаклар авыл китапханәсе клуб белән берлектә "Закон һәм тәртип" дигән темага сөйләшү үткәрде. Сүз законны өйрәнү, законга хөрмәт белән карау, җәмәгать урыннарында үзеңне тоту, җаваплылык турында барды. Әлеге чараның максаты – балалар арасында әхлакый нормалар, тәртип, этикет кагыйдәләрен тагын бер кат искә төшерү, аларга нигезләнеп яшәү кирәклеген ныгыту иде. Итагатьлелек, тәртип кебек сыйфатлар яшәвебезне уңайлырак, куркынычсызрак итә, кагыйдәләрне белгән кеше һәртөрле ситуациядән низагларсыз чыга ала, кискен хәлләрне йомшарту юлларын белә.