Казакларская сельская библиотека - филиал № 10

Сабан туе

13 июнь көнне Кече Кибәхуҗа авыл җирлегендә халкыбызның гасырлар буена яшәп килгән гореф-гадәтләрен, йолаларын, халкыбызның рухи байлыгын саклап килгән милли бәйрәм – Сабан туе гөрләп узды. Икмәк булса, җыр да була диләр. Милли бәйрәмебез Сабантуйның нигезендә әнә шул икмәкне үстерүче игенчеләребез хезмәтен олылау ята. Бәйрәм авыл үзешчәннәре катнашында, театральләштерелгән күренеш белән башланып китте.  Бәйрәмне оештыруда Казаклар авылы китапханәчесенең дә зур өлеше керде. Кайткан кунаклар, авыл халкы – барысы да Сабантуй мәйданына агылды. Мәйдан уртасында милли көрәш, күңелле уеннар, моңлы җырлар яңгырады. Халык рәхәтләнеп бәйрәм итте.