Казакларская сельская библиотека - филиал № 10

"Экранга бәйлелек"

30 март көнне Казаклар авылы китапхандә “Хыялый балачак” берләшмәсенә йөрүче балалар өчен "Экранга бәйлелек" дип исемләнгән әңгәмә узды. Бүгенге тормышны заманча коммуникация чараларыннан башка күз алдына китерүе дә кыен. Бер яктан дөньяви челтәр – ул җиңел юл белән мәгълүмат табу, яңа танышлар булдыру, туганнар, якыннар белән җиңел юл белән элемтәдә тору, ә икенче яктан, күп вакытны экран каршында уздыру балалар өчен бик зыянлы. Балаларга әңгәмә барышында интернет, социаль челтәрләрнең зыянлы яклары турында сөйләнде. Шулай ук “Интернет кешенең дустымы әллә дошманымы?” дигән исем астында фильм күрсәтелде.