Казакларская сельская библиотека - филиал № 10

“Галиҗәнап китап – тылсымлы көч”

2 апрель - Халыкара балалар китабы көне. Балалар китабы киләчәк буынны тәрбияләүдә, тормышта дөрес юнәлеш сайлауда зур ярдәмче булып тора. Китап укып үскән баланың күңеле чиста, уйлау сәләте югары дәрәҗәдә була. 2 апрель көнне Казаклар авылы китапханәсендә "Хыялый балачак" берләшмәсенә йөрүче балалар өчен “Галиҗәнап китап – тылсымлы көч” дип исемләнгән библиофлешбук үткәрелде. Чара барышында китапханәче цитаталар һәм иллюстрацияләр ярдәмендә балаларны күргәзмәдәге кызыклы китаплар белән таныштырды. Балалар күңелләренә ошаган китапларны алып укыдылар. Башка балаларны кызыктырырлык итеп, үзләренең уй-кичерешләре белән уртаклашып китапка реклама ясадылар. Библиофлешбук кызыклы һәм мавыктыргыч килеп чыкты.