Казакларская сельская библиотека - филиал № 10

“Хыялый галәм йолдызы”

10 апрель көнне Казаклар авылы китапханәсендә “Хыялый балачак” берләшмәсе кысаларында, балалар язучысы Йолдыз Шәрәповага 60 яшь тулу уңаеннан, аның иҗатына багышланган “Хыялый галәм йолдызы” дип исемләнгән әдәби сәгать узды. Катнашучылар аның иҗаты һәм китаплары белән таныштылар. Язучының «Аппак белән шапшак», «Каен алмалары», «Колаклы коймаклар» исемле китапларыннан шигырьләр кычкырып укылды. Аның балалар өчен язылган шигырь һәм хикәяләре рус, инглиз, әзербәйҗан, чуаш, төрек телләренә тәрҗемә ителгән.  Йолдыз Шәрәпова балалар күңелен тоя белә. Йөгерек тел белән язылган шигырләрендә юмор, гыйбрәт, моңсулык табигый рәвештә үрелеп бара.