Казакларская сельская библиотека - филиал № 10

"Һәр җәүһәрдә - халкым тарихы"

Татар халкының рухи байлыгы, милли мәдәнияте һам сәнгате ерак тарихка барып тоташа. Халкыбызның куңел җәүһәрләре: милли киемнәр, көнкүреш әйберләре, күнгә бизәк төшереп эшләнгән аяк киемнәре - болар барысы да гомумкешелек кыйммәтенә ия булган чын сәнгать әсәрләре. Балаларны халкыбызның күңел җәүһәрләре белән таныштыру максатыннан, Казаклар авылы китапханәсе клуб белән берлектә "Һәр җәүһәрдә - халкым тарихы" дип исемләнгән чара үткәрде. Чара барышында мәдәният хезмәткәрләре укучыларны "Халкыбызның милли җәүһәрләре" күргәзмәсе аша чигүле эшләнмәләр, калфаклар, көнкүреш әйберләре белән таныштырдылар. Бу күргәзмә балаларда зур кызыксыну уятты.