Казакларская сельская библиотека - филиал № 10

”И мокатдәс моңлы сазым”

26 апрель көнне Казаклар авылы китапханәсендә клуб белән берлектә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулу уңаеннан  ”И мокатдәс моңлы сазым” дип исемләнгән кичә үткәрелде. Кичә “Күңелләрдә яши Тукай моңы” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү белән башланып китте. Укучылар Г. Тукайның   иҗатына һәм тормыш юлына багышланган презентация белән таныштылар, әсәрләренә багышланган викторина сорауларына җавап бирделәр. Чара бөек шагыйребезнең  сәхнәләштерелгән әсәрләре белән үрелеп барды һәм “Туган тел” җыры белән тәмамланды.