Казакларская сельская библиотека - филиал № 10

«Хәлең ничек ветеран?”

Сугыш… Күпме сабыйның язмышына үтеп кереп, өмет-хыялларын чәлпәрәмә китергән, балачак бәхетеннән мәхрүм иткән. Аларның бала чаклары булмаган да диярлек, чөнки алар сугыш чоры балалары. Ятимлек ачысын да татыганнар, ачлык белән дә күзгә-күз дә очрашканнар. Тик тормышта никадәр авырлыклар күрсәләр дә, алар сынмыйча-сыгылмыйча яшәүләрен дәвам итә. Ә күңелләрендә бер генә теләк: "Сугышлар кабатланмасын". "Сугышның хатын – кыз йөзе түгел" проектын дәвам итеп, Казаклар авыл китапханәсе клуб белән берлектә «Хәлең ничек ветеран?” исеме астында тыл ветераны Нургалиева Садика апа белән очрашу үткәрде. Бу очрашуга Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе җитәкчесе, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Айгөл Әбүзәр кызы җитәкчелегендә мәктәп укучылары һәм ветераннар советы рәисе Нәсимә Хәйретдин кызы кунак булып чакырылды. Садика апа укучыларга үзенең сугыш чоры балачакларын искә алып, хатирәләрен сөйләп үтте. Укучылар чабата, бәрәңге кәлҗемәсе, алабута һәм аның орлыклары  белән таныштылар, шулай ук аларны кызыксындырган сорауларга җавап алдылар. Балалар тыл ветераны хөрмәтенә шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, үз куллары белән ясаган котлау открыткаларын  бүләк иттеләр.