Казакларская сельская библиотека - филиал № 10

Бирнә җыю

Сабантуй - халкыбызның иң көтеп алынган бәйрәме. Без - мәдәният хезмәткәрләре һәм авыл яшьләре, атлар җигеп, 4 июнь көнне Сабантуй бәйрәме өчен бирнә җыйдык. Бу традиция буыннан - буынга күчеп, үз кыйммәтен югалтмыйча, безнең көннәргә кадәр килеп җиткән. Традиция буенча, бүләк сыйфатында яшь кызлар чиккән кулъяулыклар, ә яшь киленнәр чиккән сөлгеләр бүләк иттеләр. Бу чара күңелле җырлар, биюләр белән үрелеп барды. Бирнә җыючыларны киң күңелле авылдашларыбыз милли ризыклар һәм самавыр чәе белән сыйладылар.