Казакларская сельская библиотека - филиал № 10

“Авылның мәдәни - рухи мирасы, авылым чишмәләре”

Казаклар авылы тәмле, шифалы сулы чишмәләргә бик бай. Авылыбызда 7 чишмә булу – ул зур байлык.

Казаклар авылы китапханәчесе Альбина Рәхмәтуллина “Ахирәтләр мәҗлесе” берләшмәсе кысаларында “Авылның мәдәни - рухи мирасы, авылым чишмәләре” дип исемләнгән кызыклы экологик экскурсия үткәрде.  Чарада катнашучылар “Әҗекә”, “Әмин” чишмәсе янында булдылар. Алар чишмә тарихы һәм туган як традицияләре белән таныштылар. “Ахирәтләр” халкыбызның милли уеннарын, онытылып барган җырларын искә төшерделәр. Экскурсия ахырында учакта пешкән кайнар коймак, шифалы чишмә суы белән самавыр чәе эчтеләр.