Казакларская сельская библиотека - филиал № 10

“Балачак - күңелләрдә мәңге калачак”.

Балаларны яклау көне — бөтен дөнья буенча үткәрелә торган иң борынгы халыкара бәйрәмнәрнең берсе. Шул уңайдан, Казаклар авылы китапханәсе клуб белән берлектә балалар өчен “Балачак - күңелләрдә мәңге калачак” дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрде. Бәйрәмдә катнашучылар төрле конкурсларда, кызыклы һәм күңелле уеннарда, эстафеталарда катнаштылар. Бәйрәм барышында балалар татлы ризыклар белән сыйландылар һәм батутларда сикерделәр. Авыл үзешчәннәре тарафыннан әзерләнгән концерт карадылар. Бүгенге бәйрәм чарасыннан өлкәннәр дә, балалар да бик кәнәгать калдылар.