Казакларская сельская библиотека - филиал № 10

“И, газиз туган телем”

Казаклар авылы китапханәсендә “И, газиз туган телем” дигән әдәби кичә уздырылды. Китапханәче Альбина Рәхмәтуллина китап күргәзмәсенә күзәтү ясады, татар халык авыз иҗаты турында сөйләде, шулай ук милли гореф-гадәтләребезгә тукталды. Кичәдә “Әйтеп бетер” дигән исем астында мәкальләр, санамышлар әйтелде, шаян сорауларга, табышмакларга җаваплар тыңланды. Чара барышында балалар туган телгә багышланган шигырьләр сөйләделәр.