Казакларская сельская библиотека - филиал № 10

“Әбиемнең күңел көзгесе”

"Үткәнен белмәгәннең - киләчәге юк" - ди халык. Халкыбызның гореф-гадәтләрен, буыннан-буынга истәлек булып калган йолаларны хәтерләрендә калдыру, җыр-биюләр һәм уеннар аша балаларны татар халкының үткәне белән таныштыру максатыннан Казаклар авылы китапханәсендә “Әбиемнең күңел көзгесе” исемле фольклор кичә үтте. Бу чарага балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Шаипова Раъно Исам кызы җитәкчелегендә Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе укучылары кунак булып килделәр. Китапханәче Альбина Рәхмәтуллина балаларны серле сандыктагы җәүһәрләр белән таныштырды, аларның тарихы турында сөйләде. Клуб мөдире Мөнәвәр Мөхәмәдиев балаларны халкыбызның милли уен кораллары белән таныштырды. Балалар халкыбызның милли уеннарын уйнадылар. Чара барышында китапханәче балаларны “Энҗе чәчтем – энҗе җыям” исемле китап күргәзмәсе белән таныштырды.