Казакларская сельская библиотека - филиал № 10

«Бердәм булып хезмәт итү кирәк иман, әхлак, гореф сагында...»

Казаклар авылы китапханәсе “Гореф – гадәт, йола югалмаган...” дигән проект нигезендә эш алып бара. Өлкәннәр ярдәмендә онытыла барган йолаларыбызны, гореф – гадәтләребезне барлыйбыз, фольклор кичәләр үткәрәбез. Бу проектның төп максаты: киләчәк буынга йолаларыбызны, уен – җырларыбызны тапшыру. 5 февраль көнне «Бердәм булып хезмәт итү кирәк иман, әхлак, гореф сагында...» дип исемләнгән папка эшләнде. Бу альбомда өлкәннәр авызыннан язып алынган җырлы – биюле уеннар урын алды. Шулай ук фольклор кичәләр үткәрү өчен сценарийлар һәм чигү үрнәкләре урнаштырылды.