Казакларская сельская библиотека - филиал № 10

“Теләче - китаплы төбәк”

  Теләче районының кабат торгызылуына 30 ел тулуга багышлап, Казаклар авылы китапханәсендә “Теләче - китаплы төбәк” дип исемләнгән почмак ясалды. Күргәзмәдә безнең төбәктән чыккан язучыларыбызның китаплары урын алды. Бу китап күргәзмәсе укучыларыбызны якташ язучыларыбызның иҗатлары белән таныштыра һәм аларның әсәрләрен алып укырга өнди. Шулай ук бу почмакта күренекле авылдашларыбыз: фәлсәфә фәннәре докторы, профессор Яхъя Абдуллинның, шәркыять һәм исламият белгече, ялкынлы публицист Равил Үтәбай-Кәриминең иҗаты һәм тормыш юлы белән танышырга мөмкин.