Казакларская сельская библиотека - филиал № 10

“Туган телем – моңлы көем”

Татарстанда 2021 ел - Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Шул уңайдан Казаклар авылы китапханәсендә “Туган телем – моңлы көем” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Китапханәче балаларны татар шагыйрьләренең туган тел турындагы шигырьләре белән таныштырды, “2021 ел - Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы” дип исемләнгән күргәзмәгә күзәтү ясады. Балалар туган телебезгә, туган ягыбызга багышланган шигырьләр укыдылар, җырлар җырладылар. Чара “Туган тел” җыры белән тәмамланды.