Казакларская сельская библиотека - филиал № 10

«Классиканың рухи әмирханы"

1 гыйнвар көнне татар әдәбияты классигы Фатих Әмирханның тууына 135 ел тула. Әлеге вакыйга уңаеннан Казаклар авылы китапханәсендә «Классиканың рухи әмирханы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе ясалды. Күргәзмәдә Фатих Әмирханның төрле елларда нәшер ителгән китаплары урын алды. Экспозициядә урын алган китаплар әдипнең шәхесе белән якыннанрак танышырга, шул чорның әдәби тормышын ачыграк күзалларга ярдәм итә.