«Исәнме, кыш бабай!»
6 гыйнвар көнне Казаклар авылылы китапханәсе клуб белән берлектә балалар өчен «Исәнме, кыш бабай!» дип исемләнгән яңа ел бәйрәме үткәрде. Балалар чыршы янында рәхәтләнеп күңел ачтылар: яңа ел җырлары җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, төрле ярышларда үзара көч сынаштылар. Бәйрәм барышында иң яхшы җырлаучы, шигырь сөйләүче балалар бүләкләнде.