Казакларская сельская библиотека - филиал № 10

Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәбендә китап бирү пунктында

20 октябрь көнне Казаклар авылы китапханәчесе Альбина Рәхмәтуллина Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәбендә китап бирү пунктында булды. Ул укучыларны әдәби яңалыкларны татып карарга импровизацияләнгән әдәби кафега чакырды. Менюда «Табышмак» печеньесы, «Әкият» торты, «Мәкаль» коктейле булды. Балалар табышмаклар, мәкальләр чиштеләр, әкиятләр укыдылар. Барлык катнашучылар да тәмле укудан ләззәт алды.