Казакларская сельская библиотека - филиал № 10

“Балаларга иң яхшы бүләк - китаплар”

 14 октябрь көнне Казаклар авылы китапханәчесе Олы Кибәхуҗа авылының “Шатлык” балалар бакчасы нәниләре янында кунакта булды. Ул балалар бакчасының тәрбиячесе Гөлназ Мингазова белән берлектә “Балаларга иң яхшы бүләк - китаплар” дип исемләнгән балалар иртәсе үткәрде. Балалар яңа кайткан китаплар белән таныштылар, шигырьләр, әкиятләр тыңладылар, табышмакларга җавап бирделәр. Чара ахырында кызыклы уеннар уйнап күңел ачтылар.