Казакларская сельская библиотека - филиал № 10

Олуг каләм остазы

20 йөзнең икенче яртысындагы татар әдәбиятын Татарстанның халык язучысы Гариф Ахунов иҗатыннан башка күз алдына китереп булмый. Китап укучыларга ул прозаик буларак кына түгел, журналист, әдәби тәнкыйтьче, тәрҗемәче, драма әсәрләре авторы буларак та билгеле. Г. Ахуновның тууына 90 ел тулу уңаеннан, 18 сентябрь көнне Казаклар авылы китапханәсендә “Олуг каләм остазы” дип исемләнгән күргәзмә эшләде. Күргәзмәдә аның китапханә фондында булган барлык китаплары урын алды.