Казакларская сельская библиотека - филиал № 10

Күргәзмә оештырылды

ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышлап, Казаклар авылы китапханәсендә “Үткәннәре белән тормыш якты, киләчәге белән кадерле” дигән исем астында күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән альбомнар, басмалар безгә туган төбәгебезнең тарихы,  күренекле якташларыбыз, Ватан хакына сугышкан һәм каһарманлык күрсәткән кешеләр, туган төбәгебезнең бүгенгесе турында сөйлиләр.