Казакларская сельская библиотека - филиал № 10

Әдәби-сәнгати кичә үткәрелде

23 нче гыйнвар көнне Олы Кибәхуҗа авыл мәдәният йортында якташыбыз, олуг галим Яхъя Габдулла улы Абдуллинның тууына 100 ел һәм тумышы белән Югары Кибәхуҗа авылыннан булган язучыбыз, тәрҗемәче Мәхмүт Максудның тууына 120 ел тулу уңаеннан  “Милләт бакчасының асыл затлары” дип исемләнгән әдәби-сәнгати кичә үткәрелде. Кичәдә Казан шәһәреннән кунаклар, Яхъя Абдуллинның кызлары, шулай ук районыбыз җитәкчеләре, китапханәчеләр, укытучылар һәм авыл халкы катнашты. Бәйрәм кичәсе Казаклар авылы китапханәсе каршында эшләп килүче “Ахирәтләр” берләшмәсенең фольклор чыгышы белән башланып китте. “Милләт өчен алар көрәшәләр, дәверләрне ялгап дәвергә”, “Чишмә суы – авырткан йөрәкләргә шифа, сагынган күңелләргә дәва” дип исемләнгән күргәзмәләргә күзәтү үткәрелде. Кичәбез кунаклар чыгышы һәм концерт номерлары белән бергә үрелеп барды.