Казакларская сельская библиотека - филиал № 10

Бәйрәм чарасы уздырылды

23 ноябрь көнне Халыкара Әниләр бәйрәме көне уңаеннан, Казаклар авылы китапханәсе клуб белән берлектә «Әниемнең җылы кочагына изгелекнең сыйган барысы да» дип исемләнгән бәйрәм чарасы уздырды. Бәйрәм тантаналы һәм күңелле үтте.  Әни булу бәхетен сынаган хатын-кызлар сәхнәдән яңгыраган дулкынландыргыч сүзләрне бик җылы кабул иттеләр. Бәйрәм җыр һәм биюләр белән үрелеп барды.