Казакларская сельская библиотека - филиал № 10

Тугәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрелде

20 октябрь көнне Казаклар авылы китапханәсендә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча “Татлы тормышның ачы җимешләре” дип исемләнгән тугәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрелде. Әлеге чараның максаты – яшьләргә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, начар гадәтләргә карата тискәре караш булдыру.  Чара “Сәламәтлек – зур байлык” исемле презентация карау белән башланып китте.  Чара барышында китапханәче  «Алар безгә юлдаш түгел» дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.