Казакларская сельская библиотека - филиал № 10

Бәйрәм үткәрелде

2 июнь көнне, балаларны яклау көне уңаеннан, Казаклар авылы китапханәсе каршында эшләп килүче “Хыялый балачак” берләшмәсе, шулай ук кунакка кайткан балалар өчен бәйрәм үткәрелде. Бәйрәмдә балалар төрле уеннарда көч сынаштылар. Күңелле стартлар, кашыкка йомырка салып йөгерү, чүлмәк вату, су ташу, түбәтәй уеннарын аеруча яратып уйнадылар. Ахырдан татлы ризыклар белән сыйландылар.