1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне
1 июнь көнне Халыкара балаларны яклау көнендә Шармыш авыл китапханәсендә «Чудо – книжки – чудо — детям» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.
Балалар өчен бу искиткеч көндә «День весёлых затей» квест - уены үткәрелде. Программада табышмаклар, спорт эстафеталары, уеннар конкурслары булды. Балалар азарт белән «Что бывает в библиотеке?" викторинасы сорауларына җавап бирделәр. Бәйрәм ахырында балалар татлы призлар алдылар.