Большемешинская сельская библиотека - филиал № 7

Китап белән бергә дөньяны ачабыз

27 майда Россиядә һөнәри бәйрәм — Гомумроссия китапханәләр көне билгеләп үтелә. Китапханә эше тарихы бөтен җәмгыятьнең тарихы һәм мәдәнияте мөһим өлеше булып тора. Гасырдан-гасырга китапханәче иҗтимагый тормышта мөһим урын алып тора, чөнки ул рухи мәдәният өлкәсендә эшли. Бүген китапханәчеләр төрле мәгълүмат чаралары, аудио - һәм видео материаллар, электрон почта, электрон каталоглар белән эшлиләр, мәгълүмат базалары һәм электрон презентацияләр булдыралар. Төрле темалар һәм юнәлешләр буенча массакүләм чаралар үткәрәләр, әдәби күргәзмәләре оештыралар. Бәйрәм алдыннан авыл китапханәсе дә  китап күргәзмәсе оештырды.