Большемешинская сельская библиотека - филиал № 7

Милли мирасыбыз сагында

Татар театры, татар драматургиясе дигәч тә, күңелдә иң элек Галиәсгар Камал образы җанлана. Без аны реалистик драматургия һәм театр бинасын салырга керешкән беренче ташчы дип беләбез. Г. Камалның үсмер һәм яшьлек еллары нәкъ менә татарларда да театр хәрәкәте башланган чорга туры килде. Әнә шул хәрәкәткә кушылып китәр өчен ниндидер бер өстәмә этәргеч кенә кирәк иде. Булачак драматург тормышында андый этәргеч тә үзен озак көттерми. Авыл китапханәсендә драматургның тормыш юлын чагылдырган китап күргәзмәсе оештырылды.