Большемешинская сельская библиотека - филиал № 7

Күңел җылыбыз сиңа

Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан Олы Мишә авыл китапханәчесе “Ак калфак” хатын-кызлар берләшмәсе белән берлектә 1 төркем инвалид Алсу Габидуллина янына очрашуга барып кайттылар. Җылы әңгәмә вакытында Алсу үзенең яратып башкарган кул эшләре белән таныштырды, матур җырлар җырлады. Китапханәче җитәкчелегендә килгән  кунаклар да әзерләп алып килгән күчтәнәчләрен тапшырып, җырларын бүләк итте.