Большемешинская сельская библиотека - филиал № 7

Әкият - ул халык авыз иҗаты

Әкият – ул халык авыз иҗатының төп жанрларының берсе булып, уйдырмага таянган, тылсымлы, маҗаралы яисә көнкүреш характерындагы эпик сәнгать әсәре. Әкиятләрдә халыкның күп гасырлык тормыш тәҗрибәсеннән туган зирәклеге, тапкырлыгы, яхшылык һәм явызлык турындагы төшенчәләре тупланган, киләчәккә өмет һәм хыяллары чагылган. Әкият явызлыкны гаепли, халыкны яклый, кешеләрне игелекле, мәрхәмәтле булырга өйрәтә.

Олы Мишә авыл китапханәсендә Пушкин картасы проекты кысаларында «Әкиятне өзек буенча таны» исемле интеллектуаль уен үткәрелде.

Чарада катнашучылар үзләренең сәнгать әсәрләрен белүләрен тикшерделәр. Уенчыларга берничә әкияттән өзекләр тәкъдим ителде. Сорауларга тиз һәм төгәл җавап биреп, катнашучылар үзләренең эрудицияләрен һәм логик фикерләүләрен, чикләнгән вакыт шартларында карар кабул итү осталыкларын күрсәттеләр. Уен барышында сәнгать әсәрләрен белү генә түгел, кызыксыну, командаларга баллар җыю, ярыш рухын арттырды. Ахырдан барлык катнашучыларга да бүләкләр бирелде.