Большемешинская сельская библиотека - филиал № 7

Әти белән бергә укыйбыз

Балагыз белән уку — тәрбиядә иң мөһим һәм күңелле мизгелләрнең берсе, аралашу һәм яхшы кәеф булдыру өчен сәбәп. Бергә укыганда, без баланың фантазиясен үстерәбез. Балагыз белән үткәргән вакыт, әлбәттә, иң яхшы вакыт икәнен искә алып Олы Мишә авыл китапханәсе үз укучыларын «әти белән бергә укыйбыз» исемле акциягә кушылырга чакырды. Китап укучылар гаилә архивында әтинең бала белән укуын чагылдырган фотоларны барлап китапханә белән бүлештеләр.