Большемешинская сельская библиотека - филиал № 7

“Үз газиз татар халкын да беркайчан да сатмады”

5 февраль көнне  Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан  Олы Мишә авыл китапханәчесе Газизова Р.Ш., мәдәният йорты директоры Муллахметова А.А., Олы Мишә урта мәктәбенең 5 сыйныф җитәкчесе Миннебаева Г.Ш. белән берлектә “Үз газиз татар халкын да беркайчан да сатмады” дигән исем астында шигърият сәгате үткәрелде. Башкорт һәм татар халкының мәшһүр шагыйре Наҗар Нәҗминең шигырьләрен, халык язмышын кайгыртып язган публицистик язмаларын укып искә алдык. “Милли җаным” исемле китапта дуслары, каләмдәшләре, фикердәшләре дә үзләренең мәкаләләрендә, истәлекләрендә, шигырьләрендә Наҗар аганың ватанпәрвәрлеген, татарпәрвәрлеген, аның олуг шагыйрьлеген, аңа булган хөрмәтләрен ачык чагылдыралар.