Большемешинская сельская библиотека - филиал № 7

Сәяси репрессия корбаннары

30 октябрь – Россиядә сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә.

Тарихыбызда җан өшетерлек вакыйгалар булып калган репрессия еллары әле бүген дә күпләрнең күңелендә саклана. Шул уңайдан Олы Мишә авыл китапханәсендә Ибраһим Салаховның “Колыма хикәяләре” китабына онлайн күзәтү үткәрелде.