Абдинская сельская библиотека - филиал № 1

Бөтендөнья язучылар көне

3 март көнне Бөтендөнья язучылар көне билгеләп үтелә. Бәйрәмнең идеясе 33 ел элек 1986 елда Лондонда 1921 елда нигез салынган халыкара язучылар клубы конгрессында туа. Язучы көне - яңа исемнәр ачу һәм яңа китаплар уку өчен менә дигән сәбәп. Бу көнне Әбде авыл китапханәсендә балаларның игътибарын әдәбиятка һәм укуга җәлеп итү максатыннан «Безнең иң яхшы дустыбыз" дип исемләнгән күргәзмә оештырылды һәм балалар рус язучыларының тормышы һәм иҗаты белән таныштылар.