Абдинская сельская библиотека - филиал № 1

«Китап безгә үсемлекләр һәм җәнлекләр дөньясына ишек ача»

25 нче март көнне Әбде авыл китапханәсендә «Китап безгә үсемлекләр һәм җәнлекләр дөньясына ишек ача» дип исемләнгән чара үткәрелде. Аның барышында балалар язучыларның әсәрләре белән таныша алдылар. Укылган китапларның исемнәре арасында Н.Сладковның “Воробей в шляпе?”, К. Паустовскийның «Заячьи лапы», «Сказки из леса» һәм башкалар иде. Балалар викторина сорауларына зур кызыксыну белән җавап бирделәр.