Абдинская сельская библиотека - филиал № 1

Әдәби кичә үткәрелде

3 март көнне Бөтендөнья язучылар көнендә Әбде авыл китапханәсендә укучылар өчен "Я с книгой открываю мир" дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде. Балалар бәйрәмнең тарихын белделәр. Бу дата уңаеннан китапханәдә күргәзмә дә эшләнде. Күргәзмәдә балалар язучылары – Николай Носов, Михаил Пришвин, Константин Паустовский һәм башка бик күп язучыларның китаплары урын алды. Чара барышында балаларга презентация күрсәтелде һәм әдәби уен үткәрелде.