Абдинская сельская библиотека - филиал № 1

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе ачылуга 155 ел

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе ачылуга 155 ел тулу уңаеннан, 10 гыйнвар көнне  Әбде авыл китапханәсендә виртуаль экскурсия барышында танып - белү сәгате үткәрелде. Анда балалар китапханәнең 1865 елның 10 гыйнварында, Казанның Шәһәр җәмәгать китапханәсе буларак рәсми рәвештә ачылуын белделәр. Башта анда Иван Второвның җирле библиофил коллекциясе генә була. 1991 елда ул Милли китапханә статусын ала. Бүген Милли китапханә - милли һәм республика, Россия һәм чит ил матбугатының төп дәүләт китап саклау урыны, күп функцияле китапханә-мәгълүмат һәм фәнни-тикшеренү учреждениесе, мәдәни, библиография һәм методик үзәк.