Узякская сельская библиотека - филиал № 18

Әдәби сәгать үткәрелде

15 февраль көнне Үзәк авыл китапханәсендә "Салават күпере" китапханә берләшмәсе балалары өчен бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тууына 113 ел тулуга багышланган "Тормышым минем халкыма җыр булып яңгырады" дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде.

            Чара барышында балалар шагыйрьнең тормышы, балалар һәм яшүсмер еллары, әдәби эшчәнлеге, аның ничек сугышуы, әсирлеккә эләгүе һәм аның исемен мәңгеләштергән,Ленин премиясенә лаек булган «Моабит дәфтәрләре» исемле автобиографик шигырьләр китабы турында  кызыклы фактлар белделәр. Әсәр күп телләргә тәрҗемә ителгән һәм хәрби шигърият классигынаәверелгән.