Узякская сельская библиотека - филиал № 18

Үлемсез җыр

1 ноябрьдә татар драматургы, җәмәгать эшлеклесе Риза Ишморатның тууына 120 ел тулу уңаеннан Үзәк авыл китапханәсендә «Үлемсез җыр»дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Укучылар язучының тормышы һәм иҗаты, әйләнә-тирә мохитне саклау, сугыш елларында татар колхозы темаларына кагылышлы әсәрләре белән таныштылар. Риза Ишморат 70 елдан артык гомерен халыкка багышлаган язучыларның берсе. Ул әдәбият һәм сәнгатьнең төрле өлкәләрендә үзен талантлы оештыручы, җитәкче һәм махсус драматург, прозаик, публицист буларак күрсәтә.