Узякская сельская библиотека - филиал № 18

Толерантлык сәгате

17 октябрь көнне Үзәк авыл китапханәсендә балалар һәм яшүсмерләр арасында толерантлык сәгате узды. Кроссворд ярдәмендә «толерантлык» сүзенең мәгънәсе аңлатылды, толерант булмаган мөнәсәбәтнең мисалы буларак «Дюймовочка» мультфильмының фрагменты күрсәтелде. Чарада катнашучылар толерантлык бөтен дөньяда тынычлыкның төп шарты булып тора дигән нәтиҗәгә килделәр. Ахырда, Самуил Маршакның «Всемирный хоровод» шигырен тыңладылар.