Узякская сельская библиотека - филиал № 18

Гадәттән тыш хәлдә нәрсә эшләргә

 10 октябрь көнне, Үзәк авылы китапханәсе хезмәткәрләре яшүсмерләр өчен мәгълүмати – танып белү программасы үткәрү максатыннан, 7 сыйныф укучылары янында булдылар. Укучылар белән гадәттән тыш хәл килеп туган очракта нәрсә эшләргә кирәклеге турында фикер алыштылар. Көтелмәгән хәл якында гына килеп чыгарга, тавышсыз һәм күзгә күренмәс, ләкин шул ук вакытта бик куркыныч булырга мөмкин. Балаларга тәкъдим ителгән презентация, якындагы завод яки фабрикада булган авария химик матдәләр белән куркыныч зарарлануга китерергә мөмкин икәнен ачык күрсәтә. Шулай ук, кискен хәлдә калган очракта кая йөгерергә, нәрсә эшләргә кирәклеген алдан күзалларга кирәклегенә төшендерә. Бу, иң кирәкле әйберләрне, мәсәлән документларны, акчаны эзләүгә күп вакыт сарыф итмәс өчен аларны җиде йозак артында түгел, ә йорттагы иң уңайлы урында тотарга кирәк дигәнне аңлата. Әлеге чарадан соң, балалар катлаулы, күңелсез хәлләргә эләкмәс, төнгә кадәр урамда йөрмәс дип өметләнәбез.