Узякская сельская библиотека - филиал № 18

Үзеңнең авылыңны беләсеңме

 

7 октябрь көнне Үзәк авыл китапханәсендә укучылар район һәм авыл тормышын яктыртучы вакытлы матбугатта басылып чыккан язмалар белән таныштылар. Туган якны өйрәнү эшендә нәрсә мөһим? Әлбәттә, мәгълүматны җыю, өйрәнү, саклау һәм аларны укучыларга җиткерү. Укучыларны туган як тарихы һәм бүгенгесе белән таныштыру, якташлары өчен горурлык хисе тәрбияләү, үз тамырларына, мәдәниятенә, гореф — гадәтләренә хөрмәт белән карау-китапханәнең туган якны өйрәнү эшендә төп бурычы.