Узякская сельская библиотека - филиал № 18

Линия фронта прошла через детство

  Балалар һәм сугыш. Бу сүзтезмәдән дә куркынычракны күз алдына китерү авыр. Сугыш меңләгән малайлар һәм кызлар язмышын кызганмады. Бүгенге балалар алардан үз Ватанына тугрылык һәм мәхәббәт, кыюлык, батырлык һәм ныклыкны өйрәнәләр. Җиңү көне Россия дәүләтендә иң яраткан һәм хөрмәт ителгән бәйрәм, ул Россиядә яшәүчеләргә һәммәсенә якын. Бу көнгә Үзәк авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты мәдәният хезмәткәрләре  «Линия фронта прошла через детство» дип исемләнгән Бөек Ватан сугышында катнашучы балалар турында виртуаль экскурсия әзерләделәр. Катнашучылар презентация һәм видеороликтан истәлекле датаның тарихы хакында күп фактларны белде, илнең кыю, батыр кызлары һәм малайлары, туган илнең кечкенә патриотлары турында белде. Балалар шулай ук Хәтер китаплары белән кызыксынды, кайберләре үзләренең  бабалары турында мәгълүмат тапты.