Дарҗия Сәйфулла кызы Аппакованың тууына 125 ел тулуга багышлана
14 мартта Үзәк авыл китапханәсендә татар балалар язучысы, драматург, журналист Дарҗия Сәйфулла кызы Аппакованың тууына 125 ел тулуга багышланган күргәзмә оештырылды (1898-1948). Тәкъдим ителгән китаплардан укучылар Бану исемле кызның авыр балачагы һәм язучының иҗаты турында таныша алдылар.