Узякская сельская библиотека - филиал № 18

Масленица хороша – широка ее душа

20 февраль көнне Үзәк авыл мәдәният йорты китапханә белән берлектә «Масленица хороша – широка ее душа» чарасы белән Май чабу атнасын ачты. Иң элек әлеге тема буенча әдәбиятка күзәтү һәм бу борыңгы гореф-гадәтнең барлыкка килүе турында сөйләнде. Презентация ярдәмендә балалар Май чабу атнасының һәр көненең әһәмияте турында белделәр. Чарада катнашучыларның шатландырып, күңелен күтәреп халык җырлары яңгырады, барысы тәмле коймак белән сыйланды.