Узякская сельская библиотека - филиал № 18

Хобби или призвание

7 февральда Үзәк авылы мәдәният йортында китапханә белән берлектә, «Хобби или призвание» дип исемләнгән яшүсмерләр өчен һөнәри юнәлеш бирү сәгате узды. Һөнәр сайлау - һәр яшь кеше алдында торган иң җитди адымнарның берсе. Өлкән сыйныф укучылары өчен һөнәр сайлаганда төп проблема булып еш кына нинди һөнәрләр барлыгы, теге яки бу һөнәр вәкилләре конкрет нәрсә белән шөгыльләнүләре һәм төрле һөнәр белгечләренә нинди таләпләр куелуы турында мәгълүматны белмәү тора.  Балаларга һөнәр сайлау, заманча белгечлекләр белән танышу турында презентация тәкъдим ителде. Шулай ук барысы да тематик аралашуда актив катнаштылар һәм тест сорауларына җавап бирделәр.