Узякская сельская библиотека - филиал № 18

Г.Тукай исемендәге ТАССР Дәүләт премиясе лауреаты Илдар Гафур улы Юзеевның тууына 90 ел тулуга багышланган китап күргәзмәсе оештырылды.

 

3 гыйнвар көнне Үзәк авыл китапханәсендә, киң даирә укучыларга, Татарстан Республикасының халык шагыйре, драматург, популяр җырлар авторы, шагыйрь, Г.Тукай исемендәге ТАССР Дәүләт премиясе лауреаты Илдар Гафур улы Юзеевның тууына 90 ел тулуга багышланган китап күргәзмәсе оештырылды. Илдар Юзеевның шигъри таланты поэма жанрында аеруча ачык чагылыш тапты. Ул 30 поэма һәм 40 тан артык шигырь җыентыгы авторы. Китапханәче кунакларны Илдар Юзеевның тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. Матур әдәбиятка күзәтү ясады, шигырьләр һәм поэмалардан өзекләр укыды. Кунаклар аның халык җырлый һәм ярата торган җырларын искә төшерделәр. Шагыйрьнең шигырьләре беркемне дә битараф калдырмады.