Узякская сельская библиотека - филиал № 18

Планета балаларына - борчуларсыз дөнья"

Ел саен Россиядә терроризмга каршы көрәштә Бердәмлек көне билгеләп үтелә. Бу истәлекле дата Беслан шәһәрендәге фаҗигале вакыйгалар белән бәйле.

     4 сентябрь көнне Үзәк авыл китапханәсендә  "Планета балаларына - борчуларсыз дөнья" дигән темага хәтер сәгате узды. Китапханәче чарада Беслан шәһәренең беренче номерлы мәктәбендә 1 сентябрьдән 3 сентябрьгә кадәр булган куркыныч вакыйгалар һәм соңгы елларда дөньяда кылынган терактлар турында сөйләде. Видеороликлар һәм презентация карадылар. Гадәттәгечә, һәлак булган укучылар һәм террорчылык актлары корбаннары бер минутлык тынлык белән искә алынды. Аннары үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләре, теракт куркынычы турында сөйләшү узды. Нәтиҗәдә, балалар чираттагы бәла килеп чыкмасын өчен, һәр ситуациядә уяу һәм сак булырга кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.